"Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы - коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсының икенче этабы кысаларында катнашучыларның проектлары каралды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

2021 елның 22 нче июнендә "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы - коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсының икенче этабы кысаларында катнашучыларның проектлары каралды, анда «Челтәр компаниясе» АҖ, «ИННОПОЛИС «МИЗ» АҖ, «Государев Амбар» ҖЧҖ, «Түбән Кама ПАТП-1» АҖ, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ үз проектларын тәкъдир иттеләр.

Тәкъдим ителгән проектлар оешмаларның санлы архивларын булдыруга, оешмада архив эшен үстерүгә, Россия Пенсия Фондының социаль-хокукый запрослары керү процессын роботлаштыруга юнәлдерелгән.

01.07.2021 гә кадәр әлеге конкурс нәтиҗәләре сайтта булачак.

               Белешмә өчен: «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» республика конкурсы Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан 2018 елдан башлап үткәрелә.

               Әлеге конкурсның максаты булып тора:

               – Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивларын туплау чыганаклары-коммерция оешмалары архивларының алдынгы тәҗрибәсен тарату;

               - Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллануның алдынгы технологияләрен гамәлгә кертүне стимуллаштыру;

               - күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү.

               Конкурсның приз фонды 2 миллион 250 мең сум тәшкил итә. Конкурста беренче урынны алган җиңүче үз проектын тормышка ашыру өчен 1 миллион сум, икенче урынны алган өчен 750 мең сум, өченче урынны алган өчен 500 мең сум акча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International