«Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы башланды

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

2024 елның 20 февралендә нәсел шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабы башланды. Беренче көннән үк катнашучылар  үзләренең иң яхшы милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, нәсел шәҗәрәсе һәм үз нәселенең тарихы белән таныштырдылар, бию, вокал һәм театральләштерелгән номерлар күрсәттеләр.

         Шәҗәрә фактларын архив материаллары белән ныгыткан барлык катнашучыларның да катнашу хокукы нигезле булган. Катнашучылар арасында профессиональ династияләр, мәсәлән, Буа районыннан Нигъмәтуллиннар - тимер юлчылар династиясе бар иде.

         Беренче көнне Фестивальнең муниципаль этабы Татарстан Республикасының 8 районында узды. Барлыгы 29 гаилә династиясе, 450 кеше, татар, чуаш, әрмән, казак, үзбәк ыруг вәкилләре катнашты.

Жюри әгъзалары карары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 зона:

🔹Ютазы районы:

1 урын - Галимовлар династиясе.

2 урын-Дәүләтьярлар династиясе.

🔹 Баулы районы:

1 урын - Шәмсуаровлар династиясе

2 урын - Овсепян династиясе

3 урын - Кандауровлар династиясе

🔹2 зона:

 🔹 Менделеевск районы:

1 урын-Кашаповлар династиясе

2 урын-Гороховлар династиясе

3 урын-Шәриповлар династиясе

 🔹 Әгерҗе районы:

1 урын - Третьяковлар династиясе

2 урын - Арыслановлар династиясе

3 урын  - Александровлар династиясе

🔹3 зона:

 🔹 Спас районы:

1 урын - Баландиннар династиясе (Казаклар)

2 урын - Ключевлар династиясе (чуашлар)

3 урын - Холмирзоевлар династиясе

 🔹 Әлки районы:

1 урын - Фассаховлар династиясе (татарлар).

2 урын - Нургалиевлар династиясе (татарлар).

3 урын - Гыйматдиновлар династиясе (татарлар).

5 зона:

 🔹 Чүпрәле районы:

1 урын - Мокшиннар династиясе

2 гаилә - Таҗетдиновлар династиясе

3 гаилә - Зәйнетдиновлар династиясе

  🔹 Буа районы:

1 урын - Исмәгыйлевләр династиясе

2 урын - Петровлар династиясе

3 урын - Нигъмәтуллиннар династиясе.

         Галимовлар, Шәмсуаровлар, Кашаповлар, Третьяковлар, Баландиннар, Фасаховлар, Мокшиннар, Исмәгыйлевлар гаиләләрен фестивальнең зона этабына чыгулары белән котлыйбыз!

Ә без фестивальнең киләсе көннәреннән яңа ачышлар һәм җиңүләр көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International