БАРЛЫККА КИЛҮ ҺӘМ ҮСЕШ ТАРИХЫ

Казанда оешмаларның документларын саклаучы мөстәкыйль структур бүлекчәләр буларак беренче архивлар губерна идарәсе органнары гамәлгә куелгач һәм аларның урнашу урыннары билгеләнгәч барлыкка килә. XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башында зур архивлар Казан губернаторы канцеляриясендә, губерна идарәсендә, жандарм идарәсендә, казна палатасында, дворян җыенында, шәһәр думасында, татар ратушасында, Казан диния консисториясендә, Казанның фәнни һәм уку үзәкләрендә: университетта, руханилар академиясендә, Татар укытучылар мәктәбендә, ветеринария институтында булдырыла. Борынгы чорларның сакланып калган тарихи чыганакларын монастырьлар архивларында, хосусый архивларда һәм Казан университеты белән Казан руханилар академиясе китапханәләренең кулъязмалар бүлекләрендә табып булган.

1916 елның ноябрендә Казан губерна гыйльми архив комиссиясе оештырыла, аның максаты губерна, өяз, земство һәм шәһәр учреждениеләренең архив документларын кабул итү, шәхси архивларны җыю була. Әмма бу ниятләр тормышка ашырылмыйча кала. 1917 елның Октябреннән соң РСФСР Халык Комиссарлары Советының  «РСФСРда архив эшен үзгәртеп кору һәм үзәкләштерү турында» 1918 елның 1 июнендәге декретына кадәр, юкка чыгарылган губерна учреждениеләренең архивларын саклау буенча вазыйфаларны Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты үз өстенә ала. Институт мөһим губерна учреждениеләренең архивларын саклап кала, соңыннан бу фондлар Казан губернасы Архив фонды нигезен тәшкил итә. 1918 елның 24 октябрендә Институтның архивларны саклау һәм җыю хокукы Казан эшче, крестьян һәм Кызыл Армия депутатлары Советы таныклыгы белән беркетелә, ә 15 ноябрьдә РСФСР Баш архивы Төньяк-көнчыгыш археология һәм этнография институты статусын  РСФСР Баш архивын  Казан губернасында  тәкъдим итүче оешма буларак раслый.

1918 елның 1 июнендәге декрет нигезендә Казан губернасында РСФСР архив эше Баш идарәсе вәкаләтле вәкиле вазыйфасы кертелә, аңа 1919 елның 6 февралендә Казан университеты профессоры  А. Стратонов билгеләп куела. Вәкаләтле вәкил каршында архивларны саклау комиссиясе төзелә һәм аңа турыдан-туры буйсынган Казан губерна Архив фонды (Казан губерна архивы) төзелә. 1920 ел ахырында Татарстан АССР оешуга бәйле рәвештә Казан губерна архивы ТАССР Үзәк архивына (Татарстан үзәк архивы) үзгәртелә, ул Халык мәгариф комиссариатына буйсына торган була, Татарстанның барлык архивлары белән идарә итү вәкаләтле РСФСР архив эшенә Баш идарәсенә йөкләнә. Шул ук елның май аенда республика чикләрендәге барлык архив эше Үзәк Татар архив идарәсе (алга таба – Татарстан үзәк архивы идарәсе) эшчәнлегендә берләштерелә. 1921 ел башында Татарстан үзәк архивына 1920 елның октябрендә Истпартның Казан ярдәмче комиссиясе буларак төзелгән Октябрь революциясе һәм РКП(б) тарихы буенча материалларны җыю һәм өйрәнү комиссиясенең (Истпарт)  республика  бюросы кушыла. Әмма ел ахырына ук ул Татарстан үзәк архивына һәм бюрога  бүленә, соңгысы бүлек хокукларында ВКП(б) Татар өлкә комитеты составына керә. 1922 елның май башында Татарстан үзәк архивы турыдан-туры Татсовнарком карамагына күчә.

1923 елдан башлап кантон башкарма комитетлары каршындагы архивариуслар вазыйфалары кертелә һәм кантон архивлары төзелә. Беренче «кантон архив саклагычлары» Буада, Алабугада, Спаста барлыкка килә, 1925 елда архивлар республиканың барлык 12 кантонында төзелә. 1927 елдан башлап, ТАССР территориясе  районнарга бүленү сәбәпле, архив учреждениеләре челтәре үзгәрешләр кичерә. 1927 елның октябренә беренче район архивлары – Лаеш һәм Зөя архивлары төзелә, әмма, гомумән алганда, урыннарда архивларның торышы начарлана төшә. 1933 елда 44 райархив исәпләнә (штат архивариуслары аларның алтысында гына була), 1936 ел уртасына булган 60 районның бары тик 40 ында гына архивлар була. Хәл 1940 ел ахырына гына яхшыра – булган 64 районның 63 ендә райархив төзелә.

1929 елда автоном республикаларның үзәк архивлары үзәк архив идарәләренә үзгәртелә, алар каршында милли бүлекләр оештырыла. Бу вакытка Татарстан Үзәк архивы составында 1928 елда сәяси секция базасында оештырылган яшерен архив, архив-белешмә китапханәсе һәм 1929 елдан фотодокументлар белән тулыландырыла башлаган басма бүлеге була. 1929 елның маенда республикада архив эшен үстерү өчен мөһим вакыйга була: ВКП(б) Татар өлкә Комитеты секретариаты карары белән Истпарт бүлеге каршында партия архивы  –  Бердәм партархивның бөтен ил буенча булган 26 филиалының берсе –төзелә.

1935 елда Тарихи архив (Татарстан үзәк архивының революциягә кадәрге фондлары белән) һәм Октябрь революциясе архивы (Совет фондлары белән) мөстәкыйль структур берәмлекләр статусына ия була, алар күрсәтелгән билгеләр буенча 1927 ел ахырыннан башлап  бүленгән була. Республика архивлары барлыкка килү белән ТАССР Үзәк архив идарәсе структурасы да үзгәреш кичерә, биредә республика архивлары, гамәлдәге учреждениеләр архивлары һәм район архивлары белән җитәкчелек итү бүлеге төзелә.

1939 ел  ТАССР дәүләт архивлары өчен җитди үзгәрешләр елы була: район архивлары һәм ТАССР Үзәк архив идарәсе аңа караган архивлар белән бергә ТАССР НКВД карамагына тапшырыла. Шул ук елның ахырында, Истпарт бүлеге бетерелү сәбәпле, партархив ВКП(б) ның Татарстан өлкә Комитеты карамагына күчерелә. 1941 елның икенче яртыеллыгында Тарих архивы һәм Октябрь революциясе архивы базасында ТАССР Үзәк дәүләт архивы оештырыла, 1942 елда ТАССР НКВД архив бүлеге ТАССР НКВД дәүләт архивлары бүлеге (1946 елдан –  Эчке эшләр министрлыгының архив бүлеге) дип үзгәртелә. 1953 елда партия архивы киредән КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Партия тарихы институты карамагына  күчерелә. 1960 елда партархив яңадан КПССның Татарстан өлкә комитеты буйсынуына күчә. 1960 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы Баш архив идарәсенең ведомство һәм хокукый торышы үзгәрүгә бәйле рәвештә (ул СССР Министрлар Советына турыдан-туры буйсынуга тапшырыла) 1962 елның 22 гыйнварында ТАССР Эчке эшләр министрлыгының архив бүлеге базасында ТАССР Министрлар Советы каршындагы Архив бүлеге төзелә.

1963 елда ТАССР дәүләт архивлары структурасында җитди үзгәрешләр була. Март аена, ТАССР Үзәк дәүләт архивыннан һәм Казан шәһәр дәүләт архивыннан тыш, республикада районнар эреләндерелүгә бәйле рәвештә,  5 шәһәр һәм 17 район дәүләт архивы (элеккеге 45 урынына) калдырыла. Июль аенда Әлмәттә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәр һәм район дәүләт архивларының документлар базасында ТАССР Үзәк дәүләт архивы филиалы оештырыла. Аны булдыру, республиканың нефть сәнәгатен үстерү мәнфәгатьләрендә куллану максатларында, ТАССР нефть районнары документларын концентрацияләүнең зарур булуы белән аңлатыла. Сентябрь аенда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Архив бүлегенең ТАССР учреждениеләрендә, оешмаларында һәм предприятиеләрендә документлар эшкәртү буенча хуҗалык исәп-хисап төркеме оештырыла. Дәүләт архивларын эреләндерү 1965 елда да дәвам итә: февраль аенда ТАССР Үзәк дәүләт архивы филиалының комплектлау зонасы – Азнакай, Баулы һәм Чирмешән районнары хисабына киңәйтелә, ә Алабуга, Яшел Үзән, Чаллы һәм Чистай район архивлары тиешле шәһәр архивлары белән берләштерелә; июль аенда Казан шәһәр дәүләт архивы ТАССРның Үзәк дәүләт архивы белән кушыла.

1980 елның 20 августында ТАССР Министрлар Советы каршындагы архив бүлеге ТАССР Министрлар Советы каршындагы Архив идарәсенә үзгәртеп корыла. Архив идарәсе челтәренә ТАССРның Үзәк дәүләт архивы, аның Әлмәт шәһәрендәге филиалы, документларны  комплектлау һәм аларның кыйммәтенә экспертиза бүлеге (бюджеттан тыш махсус акчалар хисабына тотылган), 6 шәһәр һәм 25 Район дәүләт архивы керә. 1988 елга соңгыларының саны 1983-1987 елларда яңа төзелгән Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнарында район дәүләт архивлары булдырылу, шулай ук Азнакай һәм Чирмешән район дәүләт архивлары торгызылу хисабына арткан.

1990 еллар башында дәүләт статусы, аның сәяси нигезләре һәм икътисадый нигезләр үзгәрү архивлар эшчәнлегенә көчле йогынты ясый. Россия Федерациясе Президентының  «КПСС һәм РСФСР КП эшчәнлеге турында» 1991 елның 6 ноябрендәге, «СССР дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивлары турында» 1991 елның 24 августындагы указлары архив өлкәсендәге, шул исәптән Татарстан Республикасындагы барлык реформаларга башлангыч салды. 1991 елның 10 ноябрендә ТАССР Министрлар Кабинеты каршындагы Архив идарәсе системасында КПССның Татарстан Республикасы комитеты партия архивы базасында Татарстанның яңа тарихы документларын саклау һәм өйрәнү үзәге оештырыла, 1992 елда аңа Татарстан Республикасы КГБ архивыннан фильтрация-тикшерү һәм архив-тикшерү эшләре тапшырыла.

1993 елның 28 июненнән шәһәр һәм район архивлары шәһәр һәм район администрацияләренең архив бүлекләренә үзгәртелә. 1993 елның сентябрендә Казанда шәхси состав буенча ведомствоара архив төзелә, мондый архивлар соңрак Алабугада һәм Чистайда оештырыла. 1994 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасының шәхси составы буенча документларны саклау үзәге оештырыла, анда, милек рәвешләре нинди булуга карамастан, үзгәртеп корылган һәм бетерелгән министрлыкларның, дәүләт комитетларының, ведомстволарның, предприятиеләрнең, оешмаларның, колхозларның, совхозларның һәм башка оештыру структураларының шәхси составы буенча документларны кабул итү, саклау һәм куллану буенча бурычлар йөкләнә. 1999 елның 30 мартында Үзәк Татарстан Республикасының шәхси состав буенча документлары дәүләт архивы дип үзгәртелә.

1996 елның 7 мартында Архив идарәсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе итеп үзгәртелә. Республиканың архив учреждениеләре челтәренә дә үзгәрешләр кертелә: Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивы – Татарстан Республикасы Милли архивына, Татарстанның яңа тарихы документларын саклау һәм өйрәнү үзәге - Татарстан Республикасының тарихи-сәяси документлары  үзәк дәүләт архивына, Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивының Әлмәт шәһәрендәге филиалы  Татарстан Республикасының нефть һәм газ сәнәгате тарихы документациясе үзәгенә үзгәртелә.

1996 елның 13 июнендә «Татарстан Республикасы Архив фонды һәм архивлар турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Закон (2006 елның июлендә аңа 2004 елның 27 октябрендә үз көченә кергән «Россия Федерациясендә Архив эше турында» Федераль закон нигезендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде) Татарстан Республикасы Архив фонды документларын туплау, саклау, исәбен алып бару һәм алардан файдалануны һәм архивлар белән идарә итүне оештыру мәсьәләләрен регламентлаштыра торган төп хокукый документ булды.

1999 елның августында эчтәлеге ягыннан искергән Татарстан Республикасының нефть һәм газ сәнәгате тарихы документациясе үзәге бетерелде. Шул ук елның 31 декабрендә аудиовизуаль документларны уникаль мәгълүмат чыганагы буларак саклап калуның әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан Республикасының аудиовизуаль документлары үзәк дәүләт архивы төзелде.

2000 елда Татарстан архив учреждениеләре челтәренә Татарстан Республикасы Милли архивы, Татарстан Республикасының тарихи-сәяси документлары үзәк дәүләт архивы, Татарстан Республикасының шәхси состав буенча документлары дәүләт архивы, Татарстан Республикасының аудиовизуаль документлары үзәк дәүләт архивы, республика шәһәрләре һәм районнары администрацияләренең 44 архив бүлеге  (аларның саны 1991-1998 елларда яңа оешкан Әтнә, Кайбыч, Теләче һәм Ютазы районнарында, шулай ук элек Татарстан Республикасының нефть һәм газ сәнәгате документларын саклау үзәгенең хезмәт күрсәтү зонасына кергән Баулы районында һәм Бөгелмә белән Лениногорск шәһәрләрендә бүлекләр; Тукай районында  архив бүлеге оештырылу хисабына артты), Казан шәһәре, Чистай районы һәм Чистай шәһәре, Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрацияләренең шәхси составы буенча ведомствоара архивлар, шулай ук оешмалар документларын тәртипкә салу белән шөгыльләнүче «Архивист» дәүләт предприятиесе (2004 елдан  «Архивист» ҖЧҖ) керә.

Татарстанның архив учреждениеләре челтәрендәге үзгәрешләр яңа меңьеллыкта да дәвам итте. 2004 елның апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең мөстәкыйль структур бүлекчәсе статусы «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы редакциясенә бирелде. 2006 елның 1 гыйнварыннан, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» закон үз көченә кергәннән соң, республика шәһәрләрендә һәм районнарындагы архив бүлекләре дәүләт архив хезмәте системасыннан чыгарылды, алар нигезендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының архив бүлекләре булдырылды. Муниципаль архив Казанда да барлыкка килде. 2007 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе карамагына Татарстан Республикасының Китап палатасы тапшырыла, ул шул ук елның мартында аның исеме Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы дип үзгәртелә. 2007 елда Яр Чаллы шәһәренең шәхси составы буенча муниципаль архив төзелде. 2016 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның ПУ-491 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртеп корылды. Татарстан Республикасы Архив фонды документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану өлкәсендә бердәм сәясәт булдыру максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 22 июлендәге 497 номерлы карары белән «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе төзелде. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы составына Татарстан Республикасы Милли архивы, Татарстан Республикасының тарихи-сәяси документлары үзәк дәүләт архивы, Татарстан Республикасының аудиовизуаль документлары үзәк дәүләт архивы, Татарстан Республикасының шәхси состав буенча документларының  дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы һәм «Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналы редакциясе кертелде.

Татарстан архив хезмәте эшчәнлегендә фәнни-публикация эше мөһим урынны алып тора. Үз тарихында республика архивчылары мөстәкыйль рәвештә яки фәнни учреждениеләр һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлектә 100 дән артык белешмә, фәнни һәм фәнни-популяр басмалар – архив фондлары буенча юллыклар һәм белешмәлекләр, документлар һәм материаллар җыентыклары, тикшеренүләр әзерләделәр һәм дөньяга чыгарылдылар. 1995 елдан «Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни – документаль журналы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең вакытлы басмасы чыга башлады, ул  ХХ гасырның 20 нче еллар урталарында – 30 нчы еллар башында «ТССР Үзәк архивы язмалары» (1928 елдан – «ТР Үзәк архив идарәсе бюллетене») республика архивы вакытлы басмасының варисы булып тора.

2017 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивларында XII гасырдан бүгенге көнгә кадәрге 7,3 млн. саклау берәмлеге саклана. Хәзерге вакытта республиканың архив хезмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Архив фонды документларын саклау, комплектлау, исәпкә алу, фәнни һәм иҗтимагый әйләнешкә кертү буенча, архивчыларның фәнни һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеген көчәйтү, халыкара һәм регионара элемтәләрне үстерү, өзлексез архив белеме системасын эшләү буенча планлы эш алып барыла.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International