Шәрәфетдинов
Дамир Рәүф улы
БИОГРАФИЯ

Д.Р. Шәрәфетдинов – тарих фәннәре докторы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең мактаулы архивчысы, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.

Дамир Рәүф улының биографиясендәге якты сәхифә Татарстан Республикасының архив тормышы белән бәйле була. 1993 – 2005 елларда Д.Р. Шәрәфетдинов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы булып эшли.

Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенә җитәкчелек иткән чорда архивларга дәүләт дәрәҗәсендә  яңа караш формалашты. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында, ә 1993 елның сентябрендә – Казанда шәхси состав буенча ведомствоара архивлар оештырыла.

Архив тармагына Д.Р. Шәрәфетдинов җитәкчелек иткән чорда 1996 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр  ТР Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасы Архив фонды һәм архивлар турында» Закон кабул ителә. Әлеге Законны үтәү максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елның 23 маендагы карары белән «Татарстан Республикасы Архив фонды һәм архивлар турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру хакында» Татарстан Республикасы Архив фонды турында нигезләмә раслана.

Дамир Рәүф улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең халыкара элемтәләрен үстерүгә зур игътибар бирә. 1994 елда Татарстан архив хезмәте вәкаләтле вәкил хокукында Халыкара архивлар советына (МСА) кабул ителә. Безнең республика Россия Федерациясе субъектлары арасында халыкара дәрәҗәдәге шундый абруйлы оешмага беренче керүчеләрдән булды.

Д.Р. Шәрәфетдинов башлангычы белән 1995 елда «Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни–документаль журналы гамәлгә куелды, Д.Р. Шәрәфетдинов гомер азагына кадәр аның баш мөхәррире булып хезмәт куйды. 1997 елда ул журналга кушымталар чыгаруны башлап җибәрде.

Дамир Рәүф улы актив иҗтимагый эш алып барды. Ул Россия тарихчылар-архивчылар җәмгыяте әгъзасы (1990 елдан башлап), Россия тарихчылар-архивчылар җәмгыятенең Татарстан Республика бүлеге идарәсе әгъзасы (1993 елдан башлап), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы әгъзасы (2002 – 2007 елларда – рәис), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы фәнни – консультатив һәм Иҗтимагый советлар рәисе булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International