Ямпольская
Александра Ивановна
БИОГРАФИЯ

А.И. Ямпольская республикада архив эшен үстерүгә  зур өлеш керткән. 1936 елда ул, 29 яшендә ТАССР Үзәк архив идарәсенә җитәкчелек итә башлап, бу эшен ил өчен авыр булган 17 ел дәвамында: сәяси репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы чорда башкара.

А.И. Ямпольская җитәкчелегендәге ТАССР Үзәк архив идарәсенең   1930 елларның икенче яртысындагы эшчәнлеге, иң беренче чиратта, республика архивлары материалларын тәртипкә китерүгә (аеру, инвентарь тасвирлау һәм ревизия), район архивлары кадрларын әзерләүгә, яңа бүлеп бирелгән районнарда район архивларын оештыруга, район архивларын ныгытуга юнәлтелә.

А. И. Ямпольская Октябрь революциясе архивы фондлары буенча юл күрсәткече булдыруга һәм бастыруга әзерлек эшен оештыра.

Александра Ивановна җитәкчелегендәге коллективның көчәйтелгән эше нәтиҗәсендә 1938 ел  Татарстан дәүләт архивлары материалларын архив-техник эшкәртү, системалаштыру һәм тасвирлау төгәлләнү елы була.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Казанга эвакуацияләнгән учреждениеләр һәм предприятиеләр архивларын кабул итү һәм урнаштыру иң беренче бурычка әверелә. Казанга Кострома, Петрозаводск, Мурманск һәм Выборг архивларының архив материаллары кабул ителә.

А.И. Ямпольская шулай ук Бөек Ватан сугышы чорындагы документаль материалларны, учреждениеләрнең эш башкару материалларын җыю һәм саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә.

Александра Ивановнаның беренче чираттагы бурычы Татарстанның Үзәк дәүләт архивын «чын фәнни-тикшеренү эшләре үзәге» итү була.

ТАССР архив органнарының аерым хөрмәткә ия хезмәткәре буларак,  А.И. Ямпольская архив эшен үзгәртеп кору һәм үзәкләштерүнең 30 еллыгы уңаеннан ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Аның хезмәте «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Совет Армиясенә һәм Флотына 30 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел», «В.И. Ленин тууына 100 ел булуны билгеләп үтүдәге фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны»  медальләре белән бәяләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International