ЯҢАЛЫКЛАР


22
май 2018 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасы архив хезмәте делегациясе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова җитәкчелегендә Идел буе федераль округы архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында һәм "Идел буе федераль округының дәүләт һәм муниципаль архив оешмалары белгечләрен әзерләү һәм һөнәри яңадан әзерләү проблемалары" семинар-киңәшмәсендә катнашты.


18
май 2018 ел.
җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына тарихчы, Казан Император университеты профессоры С. М. Шпилевскийның тууына 185 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә.


11
май 2018 ел.
җомга

2018 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт архивы “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында Җиңү көненә багышланган “Сугышның үлемсез сүзләре” дип аталган чара үткәрде.


9
май 2018 ел.
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова Болгар шәһәрендә Спас муниципаль районының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы чараларында катнашты.


8
май 2018 ел.
сишәмбе

2018 елның 8 маенда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара кысаларында “Бөек Ватан сугышы елларында мәдәният” күргәзмәсе һәм республиканың районнарында һәм шәһәрләрендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында үткәрелгән “Сугыш чоры хатлары.


7
май 2018 ел.
дүшәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталында “Тарихи хәтер (мәдәният һәм архитектура ядкарьләре)” бүлеге тулыландырылды. Бүлектә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы Мария исемендәге Казан хатын-кызлар гимназиясе тарихын чагылдырган документлар урнаштырылды.


4
май 2018 ел.
җомга

2018 елның 4 нче маенда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


28
апрель 2018 ел.
шимбә

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2018 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Начало формыКонец формытикшерү үткәрде.


18
апрель 2018 ел.
чәршәмбе

2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. 

2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Чуаш Республикасының Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгы арасында архив эше өлкәсендәге хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования