ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Идел буе федераль  округы архив оешмалары  фәнни-методик советының 2014 елга эш планы буенча Татарстан Республикасы Милли архывы директорында эшлекле киңәшмә.

1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69-еллыгы уңаеннан китап һәм газета-журналларда бастырылган мәкаләләрнең библиографик күрсәткече ТР Дәүләт матбугат архивы битендәге “ТР Матбугат елъязмасы” бүлегендә урнаштырылды.


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
1 марттан 04 апрельга кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына шәхси рәвештә 359 кеше мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрдән 220 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 337 архив белешмәсе әзерләнде.

 

Татарстан Республикасы Милли архивы адресына фәнни-практик конференңия материалларын туплаган, архитектор Михаил Петрович Коринфскийга багышланган җыентыгы килде.

 

Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының интернет битендәге  “Күргәзмәләр” бүлегендә язучы, шагыйрь, публицист, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе Самат  Фәтхерахман улы Шакировның тууына 90 еллыкка багышланган күргәзмә урнаштырылды.


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәхүләт архивының 85 еллыгы уңаеннан аның тарихына кагылышлы документлар исемлеге әзерләнде. Исемлектә рәсми документлар да, фото документлар да бар.

 

Татарстан Республикасы Милли архивы директорында «Казан губернасы Беренче бөтендөнья сугышы чорында» дигән җыентыкка кульязмаларны туплау буенча эшлекле киңәшмә булды.


4
апрель, 2014 ел
җомга

 

Татбашархив сәхифәсендә, "Противодействие коррупции" бүлегендә архив эше өлкәсендә җирле үзидарә органнарына тапшырылган вәкаләтләр нигезендә муниципаль архивлар тарафыннан үтәлүче дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең үрнәк административ регламентлар проектлары һәм административ регламентларга үзгәрешләр кертү турында боерык проекты урнаштырылды.

 

Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы сәхифәсендәге “Внимание РОЗЫСК документов организаций” бүлегендә оешмалар исемлеге яңартылды.


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 

Татбашархив сәхифәсендә “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белешмә-мәгълүмат фонды” бүлеге урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International