Татарстан Республикасы Милли архивы Габдулла Тукай әдәби музеенда төп нөсхә көнендә катнашты. Күргәзмәгә архив документларының төп нөсхәләре куелды.
7–9 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Милли архвының уку залында «Ясная Поляна» Л.Н.Толстойның музей-йорты өлкән фәнни хезмәткәре Белоусова Елена Викторовна эшлэде.
Россиянең “Вестник архивиста” дип аталган тарихи-архив журналының № 1 (125) 2014 санында Татарстан Республикасының аудиовизуаль документлар үзәк дәүлэт архивы директоры С.Н.Горохов hәм баш специалисты Е.М. Лобановның мәкаләсә басылыды.
Татарстан Республикасы сәнгать музее рәхмәт сүзләре белдереп Татарстан Республикасы Милли архивына «Иван Иванович Шишкин. Тормышы һәм иҗат юлы. Рәссамның тууына 180 ел» күргәзмә каталогын бүләк итте.
Апрель аеның узган атнасында архивның оешма – чыганаклары булган берничә профсоюз оешмасында документларны архивка тапшырырга әзерләү буенча киңәш бирелде һәм ярдәм күрсәтелде.
2014 елның 11 апрелендә ТР Дәүләт матбугат архивы Казан шәһәренең Мәскәү район судына ТР Эчке эшләр министрлыгының “Особый менталитет” газетасының 2013 елгы саннарын бирде.
2014 елның апрель аеннан Татарстан Республикасының аудиовизуаль документлар үзәк дәүлэт архивында VidChecker махсус комплексын җайлау эшләре башкарыла. Бу комплекс телекомпанияләрдән ТР законының 18.01.2005 № 5-ЗРТ “ТР документларының мәҗбури экземпляры” (в ред. Закона РТ от 03.07.2009 № 25-ЗРТ) нигезендә җибәргән видеопродукцияләренең кимчелекләрен ачыкларга ярдәм итә.
2014 елның 10 апрелендә ТР Дәүләт матбугат архивына Р. Ф. Мәрдәнов һәм И. Г. Һадиевнең “Татар китабы=Татарская книга” дигән альбомы килде.