Ульян өлкәсе мәдәният министрлыгы һәм «Ленин мемориал» дәүләт мәдәният үзәге «Вестник Ленинского мемориала» җыентыгының 14-нче санын чыгарды. Анда Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәре Федотова О.В. доклады урын алган.
2014 елның 3 апрелендә архивта дирекция утырышы булып узды. Анда 1 квартал нәтиҗәләре, архивның 85 еллыгын билгеләп үтү һәм янгыннан саклану чаралары каралды.
2014 елның 3 апрелендә, Буа районы тарихын өйрәнү максатыннан, ТР Дәүләт матбугат архивына Татар энциклопедиясе институтының татар тексты редакторы Халиуллин И. Х. килде.
Татарстан Республикасы Милли архивы Бөтенроссия Гражданлык хәле актларын язу идарәсе житәкчеләре киңәшмәсе кысаларында оештырылган кургәзмәдә катнашты.
28нче мартта Татарстан Республикасының аудиовизуаль документлар үзәк дәүлэт архивы дирекциясе утырышы булып узды. Анда архив кысаларында тикшерү hәм күчермәләрен алу буенча техник бүлек булдыру кирәклеге мәсәләсе hәм аны оештыру концепциясе каралды.