2019 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының "Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында" коллегиясе узды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясенең утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе Угур Унал, Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни-методик советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Архив эшләре комитеты җитәкчесе Борис Моисеевич Пудалов, Венгрия, Казакъстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасының Казандагы баш консуллары, Төркия Республикасы Казан Баш консуллыгының атташесы, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле катнашты.
2018 елда Татарстан Республикасы архив хезмәте эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2019 елга төп бурычлары турында доклад белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады.
Гөлнара Габдрахманова үз докладында халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым басым ясады. «Халыкара һәм төбәкара багланышларны үстерү республика архив хезмәте эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора, - диде дәүләт комитеты рәисе. - Төрле ил архивчылары бертөрле проблемаларга очрый: нинди документларны һәм мәгълүматны ничек сакларга, сакланышын ничек тәэмин итәргә, аларны ничек ышанычлы итеп кулланырга».
Республика архивчылары Россия һәм чит ил архивлары белән актив хезмәттәшлек итәләр. Кыска вакытлы чит ил стажировкалары һәм командировкалары Татарстан архивчыларына коллегаларыннан өйрәнерлек күп барлыгын күрсәтте. Мәсәлән, Төркия Республикасында халыкны исәпкә алу системасы һәм генеалогик мөрәҗәгатьләрне үтәү тирән тәэсир калдырды. Бу «Алт-Өст Сой Билгесе» ("Туганлык эзләү») генеалогия нәселенең мәгълүматлар базасы. Ул халык санын алу һәм гражданлык хәле актларын теркәү язмалары нигезендә (ORACLE нигезендә) булдырылган. База ХХ гасыр башыннан бирле тулылана һәм Төркиядә кабул ителгән закон нигезендә генеалогик нәсел базасы гомуми файдалану өчен ачык.
Моннан тыш, Иранда һәм Төркиядә урта гасырлардан алып яңа вакытка кадәр Татарстан тарихы буенча кыйммәтле чыганаклар табылды һәм аларның күчермәләре алынды. Алар арасында Татарстан АССРның барлыкка килү тарихына караган документлар да бар.
«Элемтәләрне ныгыту татар диаспораларының кайбер вәкилләрендә татар халкы тарихына караган әһәмиятле документларның саклануы җәһәтеннән дә мөһим. Без ул чыганакларны Татарстан дәүләт архивында туплау өчен бар көчебезне куячакбыз, анда алар Ватаныбыз тарихы буенча тикшеренүләрнең чыганак базасын баетачак», - дип ассызыклады Гөлнара Габдрахманова.
Республика Юстиция министрлыгы белән берлектә Татарстан АССРның 100 еллыгына норматив актларны цифрлаштыру буенча эш алып барыла. 23 меңнән артык саклау берәмлеге цифрлаштырылган - бу 4 миллион биттән артык. Чагыштыру өчен, 4 миллион битне бер-берсенә куйсаң, 440 метр биеклектәге колонна килеп чыга, бу танылган Эйфель манарасыннан 116 метрга биегрәк.
2017 елда Архив эше буенча әүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсен үтәү кысаларында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә башкарма хакимият органнарының документларын номенклатуралар нигезендә электрон документлар әйләнеше системасында теркәүгә күчелде. Күчүне тәмамлау 2019 елның 1 нче кварталына планлаштырылган. «Оешма архивы» модуленнән электрон документларны Бердәм архив мәгълүмат системасына тапшыру мөмкинлеге архивта саклау өчен гамәлгә ашырылган.
Бүген электрон архивларны озак вакытлы («даими» яки 10 елдан артык грифы белән) саклауны тәэмин итү мәсьәләсе ачык кала, чөнки хәзерге вакытта әлеге мәсьәләләрне җайга салучы норматив һәм методик актлар юк. Гөлнара Габдрахманова Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга ведомствоның федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә закон инициативаларын хуплау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Дәүләт архивында IT-технологияләр актив кертелә. Кинематографиянең фәнни-тикшеренү институты һәм net-film архивы белән берлектә аудиовизуаль контентны индексацияләү, затларны һәм объектларны эзләү һәм тану өчен интеллектуаль системалардан файдалану гамәлгә ашырылды. Тулы текстлы (тел морфологиясен исәпкә алып) һәм семантик (мәгънә буенча) архив документларын бердәм архив мәгълүмат системасында эзләүне оештыру өчен заманча мәгълүмати-эзләнү системасы эшләнелде. Интеллектуаль системага сурәт рәвешендә цифралаштырылган документлар (рәсемнәр) яки архив документларынның pdf-файллары кертелә. Система документ текстын автоматик режимда таный, документларны эзләп табу өчен эзләү индексларын булдыра.
Узган ел гаилә тарихы белән кызыксынучылар күбәйде. Генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләр саны 2 тапкырга артты, үз тамырларын белү, генеалогик тикшеренүләргә багышланган конкурслар зур кызыксыну уятты.
Коллегиянең нәтиҗәләрен республика парламенты рәисе ясады. Фәрит Мөхәммәтшин чит ил архивларында республика һәм татар милләте тарихы фактларын сурәтләүче документлар эзләү эшенең әһәмиятен билгеләп үтте.
"Документаль мирас - безнең иң зур байлыгыбыз, - дип дәвам итте Дәүләт Советы Рәисе, - үткәнебез турындагы бәһасез мәгълүмат татар халкы тарихын саклап калу өчен аеруча мөһим, чөнки татарлар - бөтен дөньяга таралган милләт. Россиядә нибары 5 миллион татар яши, калганнары төрле сәбәпләр аркасында чит илләрдә яши”.
Быел парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты архив эше турындагы республика законынының гамәлдә куллану мәсьәләсен күтәрергә, республикада архив эше үсеше проблемалары һәм перспективалары турында тагын бер кат фикер алышырга ниятли.
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт архивы фондларын тулыландырды: коллегия кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова тарафыннан шәхси документларны бүләк итү турында килешү имзаланды. Республика парламенты башлыгы архивка үзенең докторлык диссертациясен тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе муниципаль архивларга грант ярдәме алу конкурсында җиңгән муниципаль район башлыкларына сертификатлар тапшырды:
- Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаровка;
- Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга;
- Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровка;
- Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Людмила Андреевага;
- Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйховка;
- Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевка;
- Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинга;
- Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козловка;
- Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашаповка;
- Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинга.
Коллегия архив тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.