Сәламәтлек саклау учреждениеләре белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

2024 елның 12 сентябрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ (алга таба - ТР Дәүләт архивы) базасында Казан шәһәренең сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм республиканың үзәк район хастаханәләре архивы өчен җаваплы затлар белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар узды.

Методик семинар кысаларында ТР Дәүләт архивы буенча танышу экскурсиясе үткәрелде. Катнашучылар ТР Дәүләт архивы эшенең төп юнәлешләре, Татарстан Республикасының Бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү мөмкинлекләре, уникаль техник җиһазлар белән таныштылар.

Методик семинарда архив эшен оештыру, архив документларының сакланышын тәэмин итү, оешма эше номенклатурасын төзү, документлар кыйммәтлегенә экспертиза ясау һәм Иң яхшы архив оешмасы архив конкурсын уздыру шартлары турындагы мәсьәләләр каралды.

Сәламәтлек саклау учреждениеләре - ТР Дәүләт архивын һәм муниципаль архивларны комплектлау чыганакларына методик ярдәм күрсәтү һәм алар белән үзара хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International