2024 елның 18 октябрендә ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый советы утырышы булды. Утырыш республиканың архив тармагын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе турында фикер алышуга багышланган иде.
Иҗтимагый совет әгъзаларын сәламләү сүзе белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы чыгыш ясады. Ул мондый форматтагы очрашуның мөһимлеген ассызыклады, чөнки аның барышында җәмәгатьчелек тармакны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру буенча үз тәкъдимнәрен кертә ала.
Утырышны ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый советы рәисе, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, күренекле тарихчы, татар җәмәгать эшлеклесе һәм галиме Гыйләҗев Искәндәр улы алып барды. Иҗтимагый совет әгъзаларын архив тармагын үстерү стратегиясе белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Минҗанова Гөлнара Фәрит кызы таныштырды.
Искәндәр Аяз улы, үсеш өчен, аның фикеренчә, өстенлекле булган юнәлешләрне атады, әйтик, архивны төрле мәйданчыкларда, бигрәк тә социаль челтәрләрдә популярлаштыру, төбәкара һәм фәнни хезмәттәшлекне киңәйтү. Стратегияне гамәлгә ашыруда ул архив кадрларын әзерләүнең аерым урын алып торуын күрә. Бу тәкъдимнәр катнашучыларда кызыксыну уятты һәм фикер алышуларга этәрде. Алар җәмәгатьчелек арасында архивларны пропагандалау һәм архивчыларны өйрәтү буенча берничә инициатива тәкъдим иттеләр.
Алга таба сүз ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр хөкүмәтенә кандидат, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының 3 курс студенты Чувашев Тимур Марс улына бирелде. Ул заманча массакүләм мәгълүмат чараларында архив тармагын популярлаштыру буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклашты. Тимур Марс улы тәкъдим иткән инициативалар Иҗтимагый совет әгъзаларының күпчелеге тарафыннан хупланды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, тарихчы студентларны җәлеп итеп, мәгълүмати платформа - Фәнни-консультатив үзәк төзергә һәм, максатчан уку программаларын кертеп, архивчылар әзерли торган ВУЗлар санын арттырырга тәкъдим ителде.
Утырыш Яшьләр хөкүмәтен төзү буенча конкурста Чувашев кандидатурасын хуплау, анда ул республиканың архив тармагы мәнфәгатьләрен кайгыртачак, шулай ук аны ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты Иҗтимагый советы әгъзалыгына кабул итү тәкъдиме белән тәмамланды.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе, һәркемгә дә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдереп, утырышта яңгыраган барлык тәкъдимнәрнең алга таба эштә исәпкә алыначагын әйтте.