2019 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының “Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыру” темасына коллегиясе узды. Утырышка дәүләт архивы чыганак оешмаларының – дәүләт һәм суд хакимияте органнарының, төзелеш оешмаларының, сәнәгать предприятиеләренең, финанс структураларының, югары уку йортларының, мәдәният учреждениеләренең, иҗтимагый берләшмәләрнең, массакүләм мәгълүмат чараларының 300 дән артык архив бүлеге җитәкчесе чакырылган иде
Дәүләт архивы белгечләре тарафыннан үткәрелгән секция утырышларында коллегиядә катнашучылар дәүләт саклавына тапшырыла торган документларның сакланышына һәм сыйфатына караган актуаль проблемалар, документларны кабул итү-тапшыру тәртибе турында фикер алыштылар.
Коллегиянең пленар өлешендә архивчылар Татарстан Республикасы архив фондын тулыландыруга юнәлтелгән эшкә анализ ясадылар.
Оешмалар архивларының эш сыйфаты дәүләт архивына даими саклауга документлар тапшырганда чагыла. 29 оешма документларының тулы пакеты әзер булмаганлыктан, ул оешмалардан документлар әле кабул ителмәгән. Кайбер предприятиеләр эш-хезмәт буенча боерыклар, хезмәткәрләр белән хезмәт килешүләре, хезмәт хакы буенча документлар кебек мөһим материалларны тапшырмыйлар. Эш-хезмәт буенча документлар хезмәткәрләрнең хезмәт стажы турында сөйли, шулай ук гражданнарга пенсия һәм башка түләүләр билгеләү өчен нигез булып тора.
«Документлар тапшырганда оешмаларның барлыкка килә торган проблемалары оешмаларда архив алып бару дәрәҗәсен чагылдыра. 2018 елда Дәүләт комитетының дәүләт контроле бүлеге тарафыннан административ хокук бозулар турында сигез беркетмә төзелде. Дүрт юридик затка унар мең сумлык административ штраф салынды. Өчесенә телдән кисәтү ясалды. 2019 елның 1 кварталында биш беркетмә төзелде», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова.
2018 елда дәүләт архивына 26 499 мөрәҗәгать килде, шуларның 87% социаль-хокукый характерда. Нигездә, бу хезмәт стажы һәм хезмәт хакы буенча
мөрәҗәгатьләр. 35% очракта мондый мөрәҗәгатьләргә тискәре җаваплар бирелә, чөнки соралган оешмаларның эш-хезмәт документлары архивка тапшырылмаган була. Предприятие бетерелгәннән соң кешеләргә кирәкле мәгълүмат алу өчен мөрәҗәгать итәрлек оешма юк дигән сүз бу.
Коллегия республика архив хезмәте хезмәткәрләренә хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.