Татарстан Республикасы Дәүләт архивында «Идел-Урал тарихында тамга» темасына документлар тәкъдим ителде.

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә «Идел-Урал тарихында тамга» темасына документлар тәкъдиме узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм нәшер итү буенча директор урынбасары И. Шәфиков тамганың барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Тамга элек мөһер вазифасын да үтәгән. Тамгалар – ул нигездә геометрик фигуралар, хайваннар һәм кошларның схематик сурәтләре, шулай ук алфавит хәрефләре булган гади сурәтләр. Бер нәсел тамгалары яңа гаилә барлыкка килгәч үзгәрә торган булганнар, әмма тамганың нигезе үзгәрмәгән, аңа сызыкчалар, нокталар өстәлгән.

Дәүләт архивының күргәзмә һәм гавами эшчәнлек бүлеге хезмәткәре Динар Фатыйхов Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларыннан тамгалы борынгы документларны тәкъдим итте. Алар арасынад – Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәднең Төркия солтаны Морад II-гә (1428 ел) «Сәүдә һәм дипломатик элемтәләрне торгызу кирәклеге» турында язган хаты; Мамадыш өязенең метрик китаплары (1882 ел); татар хезмәткәренең вексель распискасы (1782 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International