«Заречье» балалар сәламәтләндерү лагеренда нәсел-ыру билгеләре тамгалар тарихына багышланган документаль күргәзмә һәм генеалогик тикшеренүләр үткәрү буенча мастер-класс узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфиков балаларга архивта ата-бабалары һәм туганнары турында мәгълүмат эзләүне нидән башлау, архив чыганаклары нигезендә генеалогик тикшеренүне ничек дөрес итеп үткәрү турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы архивчысы Айсылу Мәхмүтова Идел-Урал буе халыкларының нәсел-ыру билгеләре тамгалар тарихы турында сөйләде һәм балаларны архивта сакланучы кыйммәтле документларның: Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәднең Төркия солтаны Морад II-гә 1428 елда язган хатының; Мамадыш өязенең метрика дәфтәрләренең (1882 ел); татар хезмәткәренең вексель распискасының (1782 ел) копияләре белән таныштырды.
Татарстан архивчылары яңа лекция-күргәзмә проектын гамәлгә ашыралар. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре ел дәвамында балалар сәламәтләндерү лагерьларында, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә Татарстан тарихы белән бәйле документаль күргәзмәләр уздырачак.
Күчмә күргәзмәләрнең максаты документаль мирасыбызны популярлаштыру, халыкны Татарстан Республикасы Архив фонды документлары нигезендә тарихи фактлар белән таныштырудан гыйбарәт.