2019 елның 25 июлендә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә булдылар.
Экскурсияне директор вазыйфаларын башкаручы Римма Сибгатуллина үткәрде. Кунакларга гражданнарга хезмәт күрсәтү тәртибе, мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше, документларны дәүләт архивы белгечләре тарафыннан булдырылган заманча мәгълүмати эзләү системасының эшләү принциплары турында сөйләделәр.
Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы архив фондының уникаль документлары дәүләт реестрына кертелгән документларын күрсәттеләр. Алар арасында – Иван IV нең Зөя Богородица монастыре архимандриты Германга ярлыкаш грамотасы (1555 ел); патша Федор Алексеевичның Казан һәм Зөя митрополиты Иоасафка язылган ярлыкаш грамотасы (12 апрель 1676 ел); Татарстан АССР Конституциясе (25 июнь 1937 ел). Кунакларны Татарстан Республикасы Президентының анты (1991 ел), Татарстан Республикасы гимны партитурасы; 1890 елда Алманиядә ауда патша Александр III, Николай Александрович (булачак патша Николай II), Михаил Александрович, Георгий Александрович һәм патша гәиләсенең башка әгъзалары төшкән фотография кебек кыймәтле документлар белән дә таныштырдылар.
XIX йөз азагы – XX йөз башында халык санын алу документлары Росстат хезмәткәрләрен дә һөнәри кызыксыну уятты. Архивчылар кунакларга 1897 елда Россия империясендә үткәрелгән беренче гомум халык санын алу бланкының копиясен бүләк иттеләр.
Дәүләт архивының күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре кунакларга Татарстан АССР тарихына багышланган документлар күргәзмәсе белән таныштырдылар.