Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә министрлык һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эш башкару хезмәткәрләре һәм архив белгечләре өчен видеоконференц-элемтә режимында методик семинар үткәрелде.
Семинарда архивны иң баштан башлап ничек булдырырга һәм аның сакланышын тәэмин итәргә, эшләр номенклатурасын булдыру, даими саклау һәм шәхси состав документларының тасвирламасын төзү нигезләре, шәхси документларны ачыклау һәм саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белгечләре «Татарстан Республикасы дәүләт архивы» комплектлау чыганаклары исемлегендә төзелеш тармагының 17 оешмасы барлыгын билгеләп үттеләр. Муниципаль районнарда муниципаль архивларның чыганаклары булып Башкарма комитетларның инфраструктура үсеше бүлекләре тора. Статистик регистр нигезендә республикада 14,5 меңнән артык оешма исәпкә алынган. 2019 елда дәүләт архивын комплектлау чыганаклары исемлегенә «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергия саклау технологияләрен үстерү идарәсе» кертелгән.
Архивчылар хезмәттәшлекнең уңай мисалларын да китерде:
1) «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе»,
2) «Татарстан Республикасының баш инвестицион-төзелеш идарәсе»,
3) Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе,
4) Татарстан Республикасының дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе,
5) ААҖ «Татнефтепроводстрой».
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында документларны тәртипкә салу һәм документларны архивка тапшыруга әзерләү буенча актив эш алып барыла.
2019 елда «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы булган ‒ коммерцияле булмаган оешманың һәм хакимият органының иң яхшы архивы» конкурсында җиңүче булды. Идарәгә икенче урын бирелде, акчалата бүләк – 750 мең сум.
Мондый методик семинарларны үткәрү тәҗрибәсе дәвам итәчәк.