Семинарда мәктәпкәчә белем бирү, мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмаларының вәкилләре катнашты. Анда архив документларының номенклатурасын төзү, экспертиза уздыруның тәртибе турында киңәшләр бирелде. Семинарда нәзари өлештән тыш гамәли чаралар да үткәрелде. Катнашучылар тарафыннан документларны дөрес итеп тегү, аларны тәртипкә салу буенча сораулар бирелде. Семинарда барлыгы 140 кеше катнашты.
Семинарның икенче мәйданчыгы муниципаль архив, авыл хуҗалыгы, җирле хакимият органнары һәм сәнәгать җитештерү хезмәткәрләренә оештырылды. Катнашучыларга архив оешмаларын оештыру, шәхси фондларны барлау, документларны саклау шартлары турында мәгълүмат бирелде. Семинарда барлыгы 50 кеше катнашты.
Шулай ук Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларының медицина карталарын цифрлаштыру планын гамәлгә ашыру буенча дәүләт архивы хезмәткәре тарафыннан Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә медициа карталарын инвентаризацияләүгә бәйле методик ярдәм күрсәтелде.
Әлеге чара медицина карталарының даими саклауда булганнарын сайлап алу һәм гамәлдән чыкмаганнарын системалаштыруга бәйле планның беренче этабы булып тора.