2021 елның 5 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча lәүләт комитеты бинасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Яшьләр советы яңа составта беренче утырышын уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте, Татарстан Республикасы Дәүдәт Советы каршындагы Яшьләр парламенты, Татарстан Республикасында «Минем Тарих» федераль пороекты вәкилләре, шулай ук «Сәләт» яшьләр үзәге, 155 нче гимназия, Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты укытучылары да катнашты.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетын архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге хезмәткәрләре Р. И. Хамадиев, Д.Р. Ильясова һәм Б.Р. Фәхретдинов тәкъдим итте. Алар Татарстан Республикасында архив эшендә волонтерлар хәрәкәте турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының яшьләр арасында архив эшен популярлаштыру буенча проектлары, шулай ук архив эше өлкәсендә халыкара грантлар белән таныштырдылар.
«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ директоры И.Ф. Шәфыйков «Ядкяр» генеалогик үзәге» тарих-шәҗәрә тикшеренүләре автоном коммерцияле булмаган оешмасы турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының гражданлык җәмгыятен үстерү һәм иҗтимагый берләшмәләре мәсьәләләре буенча комиссиясе әгъзасы Дютина Ольга Владимировна, Советлар Союзы Геройлары каберләренә QR-кодлы такталар урнаштырып, Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүне максат иткән «QR-тарих» республика проектын тәкъдим итте.
Утырышта спикерлар чыгышлар ясады, аннары сорауларга җаваплар бирде һәм билгеләнгән темалар буенча тәкъдимнәр кабул итеп алды.