Бу көнне меңләгән медицина хезмәткәрләре, академиклар, профессорлар, табиблар һәм медицина фәннәре кандидатлары, медицина уку йортлары студентлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Медицина үсеше медицина хезмәткәрләрен әзерли торган уку йортларына нык бәйле. Россиядә медицина кадрларын әзерләү 17 гасырның икенче яртысыннан башлана.
1920 елның 22 апрелендә югары дәвалау-уку йорты – «Казан клиник институты» оештырыла. 1923 елдан ул РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының фәнни учреждениеләре исемлегенә кертелә, һәм аңа һәм «В.И. Ленин исемендәге Дәүләт табибларны камилләштерү институты (ГИДУВ)» бирелә. 1935 елгы фоторәсемдә сез ГИДУВ акушерлык-гинекология кафедрасының профессорларын, хезмәткәрләрен һәм бу уку йорты тыңлаучыларын күрә аласыз.
1934 елның августында РСФСР халык сәламәтлек саклау комиссариаты карары белән Остяко-Вогульда өч ел укый торган медицина училищесы ачыла. Фельдшерлык һәм акушерлык бүлекләренә абитуриентларны тәүге тыпкыр җыюны 1934 елда ук башкару тәкъдим ителә. Фотога фельдшерларның беренче чыгарылышы төшерелгән, аларның төркеме арасында Омск өязе башкарма комитеты рәисе, ВЛКСМның 1нче секретаре, өлкә сәламәтлек саклау бүлеге мөдире бар.
Хәзерге вакытта бу ике учреждение дәүләт медицина академияләре булып тора. 1995 елда Татарстан Республикасында В.И. Ленин исемендәге Дәүләт табибларны камилләштерү институты академия итеп үзгәртелә, ә 2005 елда Казан дәүләт медицина академиясе дигән хәзерге исем бирелә. Остяко-Вогуль фельдшерлык-акушерлык мәктәбе 1999 елда оешкан Ханты-Манси дәүләт медицина институтына кушу юлы белән үзгәртеп корыла. Академия статусын институт 2010 елда ала.
«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.