1 сентябрьдә мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елы башлана. Әмма 1935 елга кадәр дәресләр башлануның бердәм датасы булмаган, укуга август аенда яисә көз уртасында керешә алганнар. Бу авыл хуҗалыгы эшләренең кайчан төгәлләнүенә бәйле була. Авыл халкы арасында укый-яза белү дәрәҗәсе аеруча түбән була.
XX гасыр башына Россиядә грамоталылык дәрәҗәсе, төрле чыганаклар буенча, халыкның гомуми саныннан 30-38% тәшкил иткән.
Казан губернасында 1897 елгы халык санын алу буенча 9 яшьтән өлкәнрәк затлар арасында укый-яза белүчеләр руслар арасында – 20%, татарлар арасында – 14% (туган телдә), 3% (рус телендә) тәшкил иткән. 1929 елда өлкәннәрнең белем дәрәҗәсе 50% тан артмаган.
1926 елгы Приполяр халык санын алу мәгълүматлары буенча, үз составында биш милләт булган Остяко-Вогульск милли округында (хәзерге Ханты-Манси автономияле округы – Югра) халыкның гомуми грамоталылыгы күрсәткечләре түбән булган: хантлар – 5-6%, манси – 6-7%, зыряннар – 27-78%, руслар – 42-47%.
Наданлыкны бетерүнең башлангыч этабында кешеләрне уку, язу һәм гади санау техникасына өйрәтү максаты куелган була. Моның өчен мәктәпкә йөрмәгән өлкәннәр һәм яшүсмерләрне укырга-язарга массакүләм өйрәтү кертелгән. Халык комиссарлары советы тарафыннан «РСФСР халкы арасында наданлыкны бетерү турында декрет» кабул ителә, ул 8 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге барлык белемсез халыкны, «партая» артына утырып, грамотага өйрәнергә мәҗбүр итә. Кайсы телдә укуны һәркем үз теләге белән билгеләгән.
1930 елның 14 августында гомуми башлангыч белем бирүне кертү җитди вакыйга була. Аны кертү срогы төрле территориядә төрлечә билгеләнә. Татарстан АССР территориясендә гомуми башлангыч белем 1930 елның 13 октябрендә кертелә. 1931 елның 15 августында Остяко-Вогульск милли округы территориясендә Урал өлкәсенең Остяко-Вогульск округы Оргбюросының 1 нче мәҗбүри карары белән 1931/1932 уку елыннан башлап округның утрак һәм ярым күчмә халкына гомуми мәҗбүри башлангыч белем бирү кертелә.
1934 елда инде башлангыч белем бирү Советлар Союзында бөтен җирдә дә кертелә.
«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.