Россия радио һәм телевидение тапшыруларының үсеш тарихы Шаболовкадагы Мәскәү телеүзәгеннән башлана. Биредә 1937 елда СССРда беренче тапкыр электрон телевидениене эфирга чыгару сынап карала. Бөек Ватан сугышы елларында телетапшыруларны чыгару беркадәр туктатылып тора, ләкин бу аның алга таба үсешенә комачауламый – 1945 елда Мәскәү телеүзәге Европада беренчеләрдән булып атнага ике тапкыр даими телетапшырулар бирүне яңарта.
1950 нче елларда телевидение тапшырулары бөтен ил буйлап тарала башлый. 1953 елның көзендә Казан шәһәренең һәвәскәр радиотехниклары Казанда үз куллары белән ясаган кече телеүзәк булдыру мәсьәләсен күтәреп чыга. 1955 елның 27 февралендә Советларга сайлаулар көнендә кече телеүзәк тарафыннан беренче кинофильм – «Зур вальс» күрсәтелә. Кече телеүзәк 1958 елның 10 гыйнварында төзелгән Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Радио һәм телевидение комитеты составына кертелә.
Зур Казан телеүзәге студиясе 1959 елның 12 октябрендә ачыла, шул вакыттан Татарстан Республикасында даими телевизион тапшырулар бирү башланып китә.
1964 елда Советлар Союзында инде 130 телеүзәк исәпләнә.
Ханты-Манси милли округында телевизорларның зәңгәр экраннары 1967 елда кабына. Беренчеләрдән булып Нижневартовск телеүзәге сафка баса, аның тапшыруларын Нижневартовск, Мегион, Стрежевой һәм Александровское поселоклары, ә аннары Сургут шәһәре кешеләре карый. Алга таба телеүзәкләрне Ханты-Мансида, Урайда, Правдинскта төзергә уйлыйлар.
1971 елның 30 июлендә Телевидение һәм радиотапшырулар буенча Ханты-Манси округ комитеты оештырыла, аның составына радиотапшыруларның округ редакциясе һәм Ханты-Манси телевидение студиясе кертелә.
«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.