ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
1937 елның 25 июнендә Татарстан АССР Советлары Гадәттән тыш XI съезды тарафыннан расланган Татарстан АССР Конституциясенең Татарстан Республикасы Архив фонды уникаль документлары республика реестрына кертелү уңае белән “Уникаль документлар” бүлегенә “1937 елның 25 июнендә Татарстан АССР Советлары Гадәттән тыш XI съезды тарафыннан расланган Татарстан АССР Конституциясе” исемле бүлекчә өстәлде.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы муниципаль архивларына гражданнар һәм оешмалардан 27394 гариза керде. Шул исәптән Россия Пенсия фонды бүлекчәләреннән электрон формада документлар әйләнеше каналы аша 5499, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәге филиаллары аша 2964 гариза кабул ителде. Татарстан Республикасы муниципаль архивлары тарафыннан 22295 җавап хәзерләнде.


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 456 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 224 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 141 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 400 архив белешмәсе әзерләнде.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татбашархивның 2015 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында тикшерүүткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде. Архив эше турындагы законнарның үтәлүендә бозулар табылмады.

 

 


3
апрель, 2015 ел
җомга
2015 елның 3 апрелендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 32 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы район судлары һәм башка оешмаларның документлары бар.

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Документларның яшеренлеген бетерү» бүлегенә 2014 елда яшеренлекләре бетерелгән архив документлары турында мәгълүмат урнаштырылды. Мәгълүматта Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында һәм Татарстан Республикасы Милли архивында сакланучы яшеренлекләре бетерелгән 1983 ел документлары турында хәбәр ителә. Алар арасында КПССның Татарстан өлкә, шәһәр, район комитетлары, Татарстан АССР Прокуратурасы, Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Архив идарәсе, промышленность предприятиеләре һәм башка оешмаларның документлары.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Татбашархив “Татарстанның фәнни-техник мәгълүмат үзәге” Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесендә планнан тыш тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде, архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә кабат бирелде. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 1 нче бүлегендәге 19.5. маддәсе буенча административ хокук бозу турында протокол төзелде.
2015 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта 2014 елның Коррупциягә каршы мониторинг, бюджет акчаларын тоту, 2015 елның I кварталына дәүләт заказын урнаштыру, массакүләм мәгълүмат чараларында (шул исәптән Интернет челтәрендә), гражданнарның һәм юридик шәхесләрнең мөрәҗәгатьләрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе вазифалары даирәсендә хезмәт итүчеләрнең эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турындагы мәгълүматның мониторингы каралды. Утырышта шулай ук 2014 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә коррупция торышы һәм коррупциягә каршы тору политикасы чараларын гамәлгә ашыру турында хисап тыңланды һәм хисап буенча фикер алышу булды.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 23 мартыннан 27 мартына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 383 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 203 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 126 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 331 архив белешмәсе әзерләнде.

30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татбашархив “Казан медицина көллияте” Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Урта һөнәри белем бирүче дәүләти автономияле мәгариф оешмасында планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International