2015 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклап калуда проблемалар һәм аларны хәл итү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Түбән Новгород өлкәсе Иҗтимагый-сәяси дәүләт архивы тарафыннан оештырылган бу конференциядә «Казан – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы чорында самолет төзү үзәкләреннән берсе (Татарстан Республикасы Милли архивы документлары буенча)» темасына Татарстан Республикасы Милли архивы директоры урынбасары Н. Д. Нерозникова чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры урынбасары Р. Б. Садыйкова «Бөек Ватан сугышы турындагы документлардан файдаланып балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү» темасына чыгыш ясады.
Татарстан АССР оешуына 95 ел тулу hәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу уңае белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе hәм “Видимакс” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (Мәскәү) арасындагы лицензион килешү нигезендә vidimax.ru платформасының “Кино” hәм “ТВ” бүлекләренә Татарстан тарихы буенча Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы фондларында сакланучы кинохроникаларны урнаштыру башланды.
Татарстан Республикасы Милли архивында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының “Тарих институты” бүлеге икенче курс студентлары архив практикасын узалар.