ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә Казан (Идел буе) федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанс институты дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасының өченче һәм дүртенче курс студентлары практика уздылар.

27
март, 2015 ел
җомга
2015 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә 2014 елда коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында;
– архив эше турындагы законнарның үтәлеше контроле буенча дәүләт функциясе башкарылуның 2014 елдагы нәтиҗәләре турында.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Мониторинг» федераль дәүләт мәгълүмат системасына һәм «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе» сайтының “Дәүләт контроле (күзәтүе)”бүлегенә Дәүләт контролен (күзәтүен) башкару һәм андый контроль (күзәтү)нең нәтиҗәлелеге турында доклад урнаштырылды.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов һәм Татбашархивның архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов “Беренче дөнья сугышы документлары аның йөз еллыгында” исемле халыкара форумда катнаштылар.
Төркия Җөмһүрияте Премьер-министры каршындагы Дәүләт архивлары Баш идарәсе тарафыннан оештырылган бу чара 2015 елның 19-21 мартында Истанбулда үтте. Форумда 72 илнең вәкилләре катнашты. Пленар утырышта Төркия Җөмһүрияте Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясады.

24
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 16 мартыннан 20 мартына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 420 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 224 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 110 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 351 архив белешмәсе әзерләнде.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы директоры Л. М. Нәҗметдинова Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе китапханәсе оештырган, Әдәбият елына багышланган, әдәби кичәдә “Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРда китап бастыру” исемле чыгышы белән катнашты.

20
март, 2015 ел
җомга
2015 елның 20 мартында Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 55 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре Вахитов районы прокуратурасы һәм башка оешмаларның документлары бар.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих hәм Көнчыгышны өйрәнү институтының тарих белгечлеге буенча укучы икенче курс студентлары архив практикасын уздылар. Студентларга архив тарихы hәм эшчәнлеге турында лекция укылды, таныштыру экскурсиясе уздырылды. Практика барышында булачак тарихчылар архив документлары hәм белешмәләр белән эшләргә өйрәнделәр.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Милли архивы директоры урынбасары Н. А. Шарангина Татарстан Республикасы Милли музееның Фәнни советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Совет утырышында Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллык юбилее, шул исәптән, Казанда узачак “Күпмәдәниятле дөньяда музейның миссиясе” исемле Халыкара музей форумы (8-12 сентябрь 2015 ел) уңаеннан оештырылган төп чараларның программасы каралды.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 10 мартыннан 13 мартына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 349 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 154 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 114 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 292 архив белешмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International