ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 16 мартында Татбашархивның даими гамәлдәге эксперт комиссиясенең утырышы булды. Комиссия утырышында Татбашархивның структур бүлекләренең сакланырга тиеш булмаган документларын юк итүне бүлеп алу актлары каралды.

13
март, 2015 ел
җомга
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналы сәхифәсендәге “Журналга кушымталар” бүлегенә “Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат” һәм аңа җаваплар” документлар җыентыгының һәм “Татарстан – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы җиңүнең арсеналларыннан берсе” документлар һәм материаллар җыентыгының электрон вариантлары урнаштырылды.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Нәҗван Мөхәррәм исемле галимәнең 2013 елда басылып чыккан “Каһирә хәзинәләре” китабы Мисыр башкаласының тарих һәм мәдәният ядкарьләренә багышланган очеркларны эченә алган.
Әхмәд әл-Котуриның 2013 елда дөнья күргән “Госманлы дәүләте тарихы турында” китабы Госманлы империясе тарихының кыскача күзәтүеннән гыйбарәт.
Сөвәйс каналы универитеты тарафыннан өч айга бер итеп чыгарыла торган “Мирас һәм мәдәният” гыйльми журналында (№ 1. – Декабрь 2013) Мисыр галимнәренең борынгы Мисыр мәдәниятен өйрәнүгә багышланган мәкаләләре дөнья күрде.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына» бүлегенә “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан архивчылары” исемле документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Бөек Ватан сугышында катнашкан архивчылар В.Г.Бебешко, М.Ю.Волков, Н.Ф.Славин, Ш.Й.Йосыпов турында 20 документ тәкъдим ителә.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 2 мартыннан 6 мартына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 387 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 222 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 117 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 338 архив белешмәсе хәзерләнде.

6
март, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына Азат Сөнкишев тарафыннан төзелгән “Апас тарихын һәм төбәген өйрәнү энциклопедиясе”нең өченче томы килде. 

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Мияссәр улы Низамиевкә 65 яшь тулу уңае белән хәзерләнгән документлар күргәзмәсе урнаштырылды.

 

 


4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татбашархивның 2015 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “2 нче номерлы Республика клиник хастаханәсе” Сәламәтлек саклау дәүләт автоном оешмасында планлы тикшерү үткәрелде.

3
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 24 февраленнән 27 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 321 мөрәҗәгать кабул ителде. 

2
март, 2015 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтының  Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендә «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына» бүлеге ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International