Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына Азат Сөнкишев тарафыннан төзелгән “Апас тарихын һәм төбәген өйрәнү энциклопедиясе”нең өченче томы килде. Китап Апас районы тарихын һәм аның үсешен өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән 500 күренекле кеше турында мәгълүмат туплаган.