ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 13 февралендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 45 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм башка оешмаларның документлары бар.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белешмә-мәгълүмати фонды” бүлегендә Татарстан Республикасы архив оешмалары тарафыннан 2014 елда эшләнгән норматив һәм фәнни-методик документларның аңлатмалы исемлеге урнаштырылды. Ул 2010-2013 елларда Татарстан Республикасы архив оешмалары тарафыннан эшләнгән норматив һәм фәнни-методик документларның аңлатмалы исемлегенә кушымта булып тора.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Милли архивында Россия ислам институты студентлары өчен «Татарстан Республикасы Милли архивы фондларында шәрык кулъязмалары» темасына экскурсия үткәрелде. Студентларга XII – XIII, XVII-XIX гасырларга караган иске татар, гарәп, төрек, монгол телләрендә язылган уникаль кулъязмалар күрсәтелде. Алар арасында иң борынгысы – гарәп теле грамматикасы буенча Әбү Бишер Сибәвәйһи хезмәтенең XII – XIII гасыр башына караган күчермәсе, XVII гасырның беренче яртысына караган кулъязма Коръән нөсхәсе, 1649 елда француз телендә басылган Коръән экземпляры һәм башка документлар күрсәтелде.
Студентлар архивсаклагычларда документлар саклау режимы белән дә таныштылар.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
     2015 елның 2 февраленнән 6 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 385 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 228 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 86 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 318 архив белешмәсе әзерләнде).  

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивлары хезмәткәрләре “Лыжня России – 2015” XXXIII нче ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар. Ярыш Залесный бистәсендәге “Солнечный” лагерендә үтте.

6
февраль, 2015 ел
җомга
Татбашархив тарафыннаналдан бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакында биргән күрсәтмәләренең үтәлүен күзәтү максатыннан Татарстан Республикасы “«Татинвестгражданпроект» Баш территориаль проект-тикшеренү, фәнни-җитештерү фирмасы” Дәүләт унитар предприятиесендә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм тикшерү вакытында ачыкланган закон бозуларны төзәтү хакында күрсәтмә бирелде.

5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2014 елда кайбер муниципаль архивлар документларны саклау шартларын яхшырттылар. Әтнә, Биектау һәм Түбән Кама муниципаль архивларына яңа биналар, Кукмара һәм Чистай архивларына документларны саклау өчен өстәмә бүлмәләр бирелде. Саба архивы архивсаклагычында капиталь ремонт төгәлләнде, Аксубай архивы бүлмәләрендә капиталь ремонт башланды. Сарман архив бүлегенең архивсаклагычында ремонт үткәрелде.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә 1961-1962 елларда ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре, 1987-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булган Григорий Фадеевич Самойловның тууына 80 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 26 гыйнварыннын 30 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 394 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 236 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 125 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 236 архив белешмәсе әзерләнде.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
2014елда Татарстан Республикасы муниципаль архивлары тарафыннан гражданнар һәм оешмалардан 100336 мөрәҗәгать кабул ителде. Шул исәптән Россия Пенсия фонды бүлекчәләреннән электрон формада документлар әйләнеше каналы аша – 28417 мөрәҗәгать, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәге бүлекчәләре аша – 7808 мөрәҗәгать килде. 80924 мөрәҗәгать итүче уңай җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International