Татарстан Республикасы Милли архивында студентлар өчен экскурсия үткәрелде
2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Милли архивында Россия ислам институты студентлары өчен «Татарстан Республикасы Милли архивы фондларында шәрык кулъязмалары» темасына экскурсия үткәрелде. Студентларга XII – XIII, XVII-XIX гасырларга караган иске татар, гарәп, төрек, монгол телләрендә язылган уникаль кулъязмалар күрсәтелде. Алар арасында иң борынгысы – гарәп теле грамматикасы буенча Әбү Бишер Сибәвәйһи хезмәтенең XII – XIII гасыр башына караган күчермәсе, XVII гасырның беренче яртысына караган кулъязма Коръән нөсхәсе, 1649 елда француз телендә басылган Коръән экземпляры һәм башка документлар күрсәтелде.