ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының чираттагы чыгарылышы (2014 нче елгы 3/4 нче саны) «Научная электронная библиотека» сайтында (http://elibrary.ru/) урнаштырылды һәм Фәнни файдалану Россия индексы (РИНЦ) системасына кертелде.

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2014 елда Татарстан Республикасының Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан дәүләт саклануына 47 саклау берәмлеге Татарстан Республикасы Архив фонды документы кабул ителде. 1994 елның 29 декабрендәге 77-ФЗ номерлы Федераль законы һәм 2005 елның 18 гыйнварындагы 5-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә архивка шулай ук аудиовизуаль продукциянең 1480 саклау берәмлеге мәҗбүри экземпляр буларак тапшырылды.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Икътисад үсеше министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан 2014 елның икенче яртысы өчен “Дәүләт контролен (күзәтүен) һәм муниципаль контролен үтәү турында мәгълүмат” № 1-контроль федераль статистик күзәтү формасы буенча статистик мәгълүматлар урнаштырылды.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 19 гыйнварыннан 23 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 408 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 245 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 103 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 315 архив белешмәсе әзерләнде.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 23 гыйнварында Татбашархивта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Д. И. Ибраһимовның Төркия Җөмһүриятенең Казан шәһәрендәге Баш консулы Турхан Дилмач белән очрашуы узды. Очрашуда Татарстан һәм Төркия архив оешмалары хезмәттәшлегенең бүгенге торышы һәм киләчәге турында фикер алыштылар. Сөйләшүдә Төркия Җөмһүриятенең Казан шәһәрендәге вице-консулы Мәхмәт Маҗит катнашты.
Төркия вәкилләре Идел-Урал регионы һәм Госманлы дәүләте арасындагы бәйләнешләр тарихына караган архив документлары белән таныштылар.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2014 ел дәвамында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына 38253 саклау берәмлеге кабул ителде. Алар 25 фонд тәшкил итте.
Узган ел дәвамында архивка 19545 мөрәҗәгать итүче булды. Шулардан 4052 гражданга һәм юридик затка шәхси кабул итүдә һәм телефон буенча документларның саклану урыннары турында консультация бирелде. Иҗтимагый-хокукый характердагы 15495 мөрәҗәгатькә җавап хәзерләнде, шуларның 12558 уңай нәтиҗәле булды.

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан архив оешмаларының 2014 нче елгы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2015 нче елга төп максатлары билгеләнде.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А. В. Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. А. Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р. И. Вәлиев, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М. З. Шакиров, Россия архивчы тарихчылар җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге идарәсе рәисе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы И. Р. Таһиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының һәм Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, республиканың министрлык һәм ведомстволарның җитәкчеләре, республика һәм муниципаль архивларның мөдирләре катнаштылар.
2015 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе хокук һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәүче киңәшчесе С. А. Гоголева “2015 елга эшмәкәрлек мохитының торышы һәм тикшерүче органнарның роле” дип аталган Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы эшмәкәрләр киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә шулай ук республиканың күзәтү һәм тикшерү органнары вәкилләре катнаштылар.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегендә архив хезмәте ветераны, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Софья Сергеевна Елизарованың тууына 80 ел тулуга багышланган документлар күргәзмәсе урнаштырылды.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 12 гыйнварыннан 16 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 347 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 198 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 108 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 326 архив белешмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International