ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына “Татар милли киемнәре” исемле документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы XIX гасыр ахырыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар милли киемнәре тарихын тасвирлаучы фоторәсемнәр тәкъдим ителә.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына пионер оешмасының 95 еллыгына багышланган “Татарстан пионериясенең тарих cәхифәләре” исемле документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында фоторәсемнәр, гаризалар, пионерлар арасында социалистик ярыш үткәрү турында килешү, отчетлар, хатлар бар.


16
май, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 8 маеннан 12 маена кадәр чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Татарстан архив хезмәтенең биш хезмәткәре Истанбулда Төркия Республикасы Премьер-министры каршындагы Госманлы архивында стажировка үттеләр. Госманлы архивында Госманлы дәүләте чоры буенча (XIII гасыр – ХХ гасырның беренче чиреге) 95 миллионга якын документ саклана. Республика архивистлары документларны саклау, тасвирлау һәм цифрлы форматка күчерү, архивның реставрацияләү лабораториясе эшчәнлеге, электрон уку залының эшләү принциплары һ. б. белән таныштылар. Татарстан архивчылары төрек коллегалары ярдәмендә Татарстан Республикасы һәм татар халкы тарихы буенча документлар таптылар, алар арасында – танылган татар нашире, журналисты һәм мәгърифәтчесе Фатих Кәриминең Госманлы дәүләте сәламәтлек саклау буенча комиссия рәисе Әхмәд Мидхәткә язган хаты, XIX гасырның күренекле шәркыятчысы, якташыбыз Ольга Лебедеваның һәм Россия татарларыннан тау эшләре инженеры Борһанетдин Максудовның Төркиядә булулары турында документлар.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 11-12 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт архивының  сектор мөдире Р. Б. Садыйкова “Партия архивлары. Үткән һәм хәзерге заман, үсеш перспективалары” дип аталган IV регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Чара Свердловск өлкәсе Архивлар идарәсе, Пермь крае Архив эшләре агентлыгы һәм Пермь дәүләт иҗтимагый-сәяси тарих архивы тарафыннан оештырылган иде. Ул Пермь шәһәрендә үтте. Конференциядә катнашучылар элеккеге партия архивлары материалларыннан файдалану һәм аларны бастырып чыгару турында фикер алыштылар. Р. Б. Садыйкова “КПСС Татарстан өлкә комитеты элеккеге партия архивы фондларының мәгълүмати потенциалы һәм аның мөмкинлекләреннән файдалану” дигән темага чыгыш ясады.


5
май, 2017 ел
җомга

Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы баш белгече Э. Ф. Миңнуллина Казан шәһәренең 89 нчы урта мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучыларына “Советлар Союзы Геройлары булган якташларыбыз” һәм “Хәрби балачак (Бөек Ватан сугышы балаларына багышлана...)” темаларына батырлык дәресләре үткәрде. Дәресләрдә архив фондларында сакланучы хатлар, газеталар, фоторәсемнәр һәм башка документлар кулланылды.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” өстәмә профессиональ белем бирү Дәүләт автоном мәгариф учреждениесендә һәм “Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемен күтәрү) институты” өстәмә профессиональ белем бирү дәүләт бюджет учреждениесендә тикшерүләр үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә актлар төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 2 маенда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында “Сугыш еллары хатлары” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы замандашлары һәм анда катнашучыларның Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль архивларында сакланучы хатлар тәкъдим ителә. Алар арасында сугышчыларның туганнарына һәм якыннарына, партия һәм комсомол органнарына, Татарстан хезмәт ияләренә адресланган хатлар. Документлар сугышка гади катнашучылар күзләре белән карарга, көндәлек мәшәкатьләрне, көнкүрешне һәм кешенең сугыш шартларында тирә-юньгә мөнәсәбәтен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

2017 елның 2 маенда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында “Сугыш еллары хатлары” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы замандашлары һәм анда катнашучыларның Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль архивларында сакланучы хатлар тәкъдим ителә. Алар арасында сугышчыларның туганнарына һәм якыннарына, партия һәм комсомол органнарына, Татарстан хезмәт ияләренә адресланган хатлар. Документлар сугышка гади катнашучылар күзләре белән карарга, көндәлек мәшәкатьләрне, көнкүрешне һәм кешенең сугыш шартларында тирә-юньгә мөнәсәбәтен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.


21
апрель, 2017 ел
җомга

2017 нче елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Даими сакланучы һәм эш-хезмәт документларын хисапка алу исемлеге төзү. Документларны тегү кагыйдәләре” темасына семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының архив бүлекләре җитәкчеләре һәм Казан шәһәренең Башкарма комитеты аппаратының муниципаль архив идарәсе башлыгы  һәм хезмәткәрләре катнашты.

Семинарда катнашучылар архив документларын хисапка алу исемлеген төзү һәм аларны тегү үзенчәлекләре белән таныштылар. Документларны хисапка алу исемлеген рәсмиләштерү процессында җибәрелгән типик хаталарны анализладылар.


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 19 апрелендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары Экология елына багышланган документаль күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында урнаштырылган. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бүлеге мөдире Н. А. Шарангина укучыларны шимбә өмәләре тарихын һәм әйләнә-тирә мохитны саклауга багышланган чараларны яктырткан документлар белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International