ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталында “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы” бүлеге тулыландырылды. Бүлектә 1921-1923 елларда Татарстан АССРның үсешен чагылдырган Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар исемлеге урнаштырылды.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының чираттагы саны (2017 ел - № 1/2) басылып чыкты.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына кинорежиссер, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Николай Алексеевич Морозовның тууына 70 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.


23
июнь, 2017 ел
җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына РСФСР мәктәбе атказанган укытучысы З. Д. Гомәрева тууына 90 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына “I Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына” исемле документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында программалар, килешүләр, отчетлар, хатлар, белешмәләр, карарлар, басмалар, фоторәсемнәр һәм башка документлар бар. Документлар бу төбәкара иҗтимагый оешманың күп төрле һәм бай эшчәнлеге турында сөйлиләр.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы архив хезмәте вәкилләре Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова Идел буе федераль округының архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында, федераль һәм дәүләт архивы фондларының баш саклаучылары семинар-кинәшмәсендә архив документларын саклауны тәэмин итү өлкәсендәге эш тәҗрибәсен алмашуда катнашты.


9
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты алдан бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлүен күзәтү максатыннан “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә планнан тыш документаль тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә күрсәтмәнең үтәлгәнлеген раслаучы тикшерү акты төзелде.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше  өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университеты – КАИ” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 2 нче июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының архив өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашында җыелыш узды. Җыелышта министрлык һәм ведомстволарның документларын саклау вакыты күрсәтелгән исемлек проектларын эшләү буенча сораулар каралды һәм оешмаларның архив эшчәнлеген алып баруда төп таләпләр аңлатылды.


2
июнь, 2017 ел
җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына “Казан губернасында чит ил капиталы” исемле документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында уставлар, докладлар, ведомостьлар, отчетлар, фоторәсемнәр һәм башка документлар бар. Аларда Казан губернасына чит ил капиталын җәлеп итү һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешендә аның роле турында мәгълүмат тупланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International