2017 елның 17 нче ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
- Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать тыюлыгы, Республика клиник хастаханәсе, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, документларны хисапка алу исемлекләре каралды.