“Татарстан Республикасы архивлары” порталына җәмәгать эшлеклесе, меценат, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы атказанган төзүчесе Азат Габбас улы Вәлиев тууына 80 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында фоторәсемнәр, рәхмәт хатлары, таныклыклар һәм башка документлар бар. Алар А. Г. Вәлиевның иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлеген чагылдыралар.