2018 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2017 елгы эш нәтиҗәләрен карауга һәм 2018 елга максатлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәехразиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, республиканың министрлык һәм ведомстволарның, архив учреждениеләренең вәкилләре, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләрнең, фән һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе И. Х. Әюпова чыгышында 2017 елда беренче тапкыр муниципаль архивларның матди-техник базасын ныгыту һәм үстерү максаты белән грантлар бирүне билгеләп үтте. 2017 елда ун муниципаль архивтан 15 проект җиңде.
2017 елда архив учреждениеләренең капиталь ремонтына 444 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Муниципаль архивларга мобиль стеллажлар сатып алу өчен якынча 18 миллион сум бүлеп бирелгән иде.
Дәүләт һәм муниципаль архивларына саклауга якынча 109 мең саклау берәмлеге тапшырылды.
2017 елда 52 945 саклау берәмлеге цифрага күчерелде (4 370 421 кәгазь), шул исәптән 14 415 эш - норматив актлар.
“Татарстан Республикасында архив эше турында” яңа закон кабул ителде, «Татарстан Республикасының документларының түләүсез мәҗбүри нөсхәсе турында» законына үзгәрешләр кертелде.
2017 елда Татарстан Республикасында архив мәгълүматы белән 650 меңнән артык кеше файдаланды. Дәүләт һәм муниципаль архивлар тарафыннан гражданнардан һәм оешмалардан 119 701 мөрәҗәгать кабул ителеп каралды, 91 260 мөрәҗәгать итүче уңай җавап алды.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү Порталында хезмәт стажын раслау турында һәм хезмәт хакы турында архив белешмәсе бирү турында электрон рәвештә гариза бирү функционалы сафка кертелде.
Узган елны нәсел-нәсәп тарихы буенча мөрәҗәгатьләрне үтәүнең яңа стандарты булдырылды.
2017 елда Татарстан Республикасы аудиовизуаль документларының виртуаль уку залы үз эшен дәвам итте. 2017 елның октябреннән электрон уку залы эшли башлады. Татарстан Республикасы Дәүләт архивының ике уку залы нигезендә Б. Н. Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең читтән торып эшләүче электрон уку заллары ачылды.
Узган елны республика архивчылары беренче тапкыр Финляндия, Германия, Төркия, Корея, Кытай архив учреждениеләрендә һәм федераль архивларда стажировка үттеләр.
Коллегия утырышын йомгаклап Татарстан Республикасы Премьер-министры дәүләт һәм ведомстволар бүләкләрен һәм грантларны тапшырды.