2018 елның 22 гыйнварында Баулы районы туган якны өйрәнү музеенда “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Күргәзмә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында оештырылды.
Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи хәтер” партия проектын гамәлгә ашыру буенча Җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре тормышка ашыра.
Күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр, обелисклар, монументаль плитәләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора.
Экспозиция ачылышында Баулы муниципаль районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары И. И. Хөснуллина, “Бердәм Россия” партиясенең Баулы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Л. Н. Прохорова, Баулы муниципаль районы «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый-сәяси яшьләр оешмасы, Баулы районы “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый оешма активистлары, Баулы районы сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Гаиләләрендә саклана торган фронт хатлары турында Гөлсинә Әүлия кызы Ганиева, Федор Иванович Чернов һәм Алсу Рафаиль кызы Сәетова сөйләделәр.
Күргәзмә республика районнарында дәвам ителәчәк.