2018 елның 25 гыйнварында «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының баш мөхәррире урынбасары Г. М. Латыйпова «Свияжск: 1917 ел» дип аталган күргәзмә ачылышында катнашты. Революциянең 100-еллыгына багышланган күргәзмә «Остров-град Свияжск» музей-тыюлыгында ачылды. Экспозиция Татарстан Республикасы Дәүләт архивы документларыннан, «Остров-град Свияжск» музей-тыюлыгы экспонатларыннан һәм Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең сирәк китапларыннан тора. Күргәзмәдә бөек тарихи вакыйгалар кечкенә провинциаль шәһәр тормышы контекстында күрсәтелә.