2018 елның 23 гыйнварында Пенза өлкәсе Архив эшләре буенча комитеты һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендәге хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Килешүдә Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы тарихына караган архив документлары турында мәгълүмат һәм документларның копияләре белән алмашу, уртак фәнни конференцияләр үткәрү, бергәләп архив документлары басмаларын хәзерләү, уртак документаль күргәзмәләр оештыру һәм хезмәттәшлекнең башка аспектлары каралган.