2018 елның 2 нче февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
- Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты, Татнефть, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, документларны хисапка алу исемлекләре каралды.