2018 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Яшьләр советының чираттагы утырышы узды. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр иҗтимагый-икътисади үсеше стратегиясенә архив эше җәһәтеннән үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр hәм Яшьләр советының Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар турында фикер алыштылар.