2018 елның 29 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Фәнни-консультатив советның утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасында архив эше үсешенең фәнни стратегиясе каралды. Моннан башка Совет әгъзалары һәм чакырылган белгечләр А. Ф. Степанов тарафыннан әзерләнгән “Рәсми документларда Татарстан АССР мөселманнары (1920 нче еллар)” җыентыгы турында фикер алыштылар, Татарстан АССР ның 100 еллыгына багышланган җыентыкның 2 нче һәм 3 нче томнарын хәзерләү барышын тикшерделәр.