Архивчылар Казан руханилар семинариясендә булдылар

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 29 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы җитәкчелеге Казан православие руханилары семинарясендә булдылар. Архивчылар семинаря китапханәсендә сакланучы чиркәү славян, рус, калмык, казакъ, татар телләрендәге иске басма китаплар, революциягә кадәрге вакытлы матбугат белән таныштылар. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә тарафлар 2017 елның 14 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Рус Православие Чиркәвенең Татарстан Митрополиясе арасында имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2018 елга Чаралар планы турында фикер алыштылар һәм аны килештерделәр. Чаралар планында Казан руханилар семинариясе китапханәсе фондын Татарстан Республикасы Бердәм архив информацион системасына кушу, Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Казан руханилар академиясе фондында сакланучы кулъязмаларны фәнни тасвирлау, “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналының тематик санын хәзерләү һ.б. чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International