«Казан Кремле» музей-тыюлыгында документаль күргәзмә ачылды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

2018 елның 17 апрелендә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында “Мәңге онытылмас ядкарь...” исемле күргәзмә ачылды. Ул Татарстан Республикасының дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган.

Күргәзмә ачылышында Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе А. Н. Артизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры З. Р. Вәлиева, Россиядән һәм чит илләрдән килгән кунаклар катнашты.

Экспозициядә Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең барлыкка килүенә һәм эшчәнлегенә караган документлар, Татарстан дәүләтчелеге тарихы буенча уникаль чыганаклар, аеруча кыйммәткә ия кулъязмалар тәкъдим ителә. Барлыгы күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында сакланучы йөздән артык документ һәм предмет тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International