2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Чуаш Республикасының Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгы арасында архив эше өлкәсендәге хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Килешүдә эш тәҗрибәсе, норматив-методик документлар, архив чыганакларының басмалары, Чуаш Республикасы һәм Татарстан Республикасы тарихына караган архив документлары копияләре белән алмашу һәм хезмәттәшлекнең башка аспектлары каралган.