“Татарстан Республикасы архивлары” порталында “Тарихи хәтер (мәдәният һәм архитектура ядкарьләре)” бүлеге тулыландырылды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталында “Тарихи хәтер (мәдәният һәм архитектура ядкарьләре)” бүлеге тулыландырылды. Бүлектә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы Мария исемендәге Казан хатын-кызлар гимназиясе тарихын чагылдырган документлар урнаштырылды. Алар арасында – Казан уку-укыту округы мөдиренең Казан губерниясе училищелары директорына Казанда 1 разрядлы хатын-кызлар училищесы ачырга рөхсәт сорап язган хаты, Мария исемендәге Казан училищесына кабул итү турында игълан, Казан уку-укыту округы попечителенең училищеның исемен “Мария исемендәге хатын-кызлар гимназиясе”нә алыштыру турында Мария исемендәге хатын-кызлар училищесының Попечительный советына язган белдерүе, Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәтне Мария исемендәге хатын-кызлар гимназиясенә кабул итүне сорап язган гаризасы һәм башка документлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International