Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган архив документлары һәм сугыш еллары хатлары күргәзмәсе оештырылды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

2018 елның 8 маенда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара кысаларында “Бөек Ватан сугышы елларында мәдәният” күргәзмәсе һәм республиканың районнарында һәм шәһәрләрендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында үткәрелгән “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” фотокүргәзмәсе узды. Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи хәтер” партия проектын гамәлгә ашыру буенча Җәмәгать советы җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре белән бергә тормышка ашырыла.

“Бөек Ватан сугышы елларында мәдәният” күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында – хатлар, фронт бригадалары эшләре турында хисаплар, әдипләр И. Гази, У. Бакиров һәм Г. Паушкинның фронт көндәлекләре, фоторәсемнәр һәм башка документлар.

“Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” күргәзмәсе Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр һәм Җиңү Көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар фоторәсемнәренә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора. Күргәзмә Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International