“Татарстан Республикасы архивлары” порталына тарихчы, Казан Император университеты профессоры С. М. Шпилевскийның тууына 185 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында С. М. Шпилевскийның хезмәт дәфтәре, хатлар, гаризалар, фоторәсемнәр һәм башка документлар.