11 нче майда Татарстан Республикасы архив хезмәте делегациясе Россия һәм Түбән Новгород өлкәсе дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантаналы җыелышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова Татарстан архивчылары исеменнән Түбән Новгород архивчыларын, күп буыннарның осталыгы, белеме һәм тәҗрибәсе кергән югары уңышларын һәм казанышларын билгеләп, архив хезмәте юбилее белән тәбрикләде.