2018 елның 28 маенда “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда 1918-1920 елларда Татарстан АССР оешуга багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне әзерләүдә “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Россия Федерациясе Дәүләт архивы, Россия Федерациясе Социаль-сәяси тарих дәүләт архивы һәм Казан (Идел Буе) федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге китапханәсе катнаштылар.
Күргәзмәдә 1918-1920 елларда Татарстан АССР оешуының һәм татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең төп үсеш этапларын яктырткан архив документлары, фоторәсемнәр, газеталар, брошюралар һәм китаплар тәкъдим ителә.