Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Стратегик инициативалар Агентлыгының генераль директоры Светлана Чупшева рәсми i.tatarstan2030.ru сайтын ачып җибәрделәр. Яңа проект Санкт-Петербургта узган Халыкара икътисади форумда тәкъдим ителде.
Сайтта хәзер һәр татарстанлы Республика үсешенең 2030 елга кадәр билгеләнгән стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәрен ясый ала. Һәрбер тәкъдимне бәяләргә дә мөмкин. Иң яхшы инициативалар Стратегия-2030 да урын алачак.
Инициативалардан башка, сайтта Стратегиянең агымдагы редакциясе, әйдәүче проектлар, республикада стратегик планлаштыру өлкәсендә үткәрелгән чаралар белән танышырга мөмкин.